Хөрмәтле укытучыларым, хезмәттәшләрем!
Сезне ихластан һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән тәбриклим.
Һөнәребез күпкырлы һәм катлаулы, зирәклек һәм сабырлык таләп иткән, шул ук вакытта хөрмәтле, изге һәм абруйлы хезмәт. Сайлаган юнәлешебездән, куелган максатларыбыздан читкә тайпыл-мыйча, заманның алдынгы карашлы, зыялы шәхесе булып калыйк.
Иҗади үсешкә, һөнәри күтәрелешкә илтә торган нәтиҗәле тормыш юлы, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим. Гаиләләребез имин, гамәлләребез бәрәкәтле, гомеребез хәерле булсын! Бәйрәм белән!
Write a comment
Зөлфия (Thursday, 13 October 2016 14:34)
Айгөл Фәнзәтовна!
Сине дә Бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек һәм уңышлар телим! Матур теләкләрең өчен рәхмәт!
Сайттагы фотоңны күргәч, үзеңне күргән кебек булдым, без бергә университетта укыдык. Сайттың, сөбханалла, бай, булдырасың! Мин синең өчен шат! Сәлам белән Гафиятуллина Зөлфия Гомәровна!
HcPcEgmp (Saturday, 18 December 2021 07:25)
20
HcPcEgmp (Sunday, 19 December 2021 15:01)
20