ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕ БЕЛӘН БӘЙЛЕ ТӨП ВАКЫЙГАЛАР
1920 нче елның 27 нче маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелде.
1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. 30нчы август Татарстан
халкының бәйрәме - Республика көне дип игълан ителде.
1991 нче елның 12 нче июнендә Татарстан халкы беренче Президентын сайлады.
1991 нче елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителде.
1992 нче елның 7 нче февралендә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителде.
1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Конституция татар һәм рус телләрен дәүләт телләре
дип игълан итте.
1993 нче елның 27 нче августында Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кабул ителде.
1994 нче елның 15 нче февралендә Татарстан Республикасы һәм Россияя Федерациясе арасында дәүләтара мөнәсәбәтләрне билгеләүче Килешү
(Договор) төзелде.
2005 нче елның 30 нчы августында халкыбыз Казан шәһәренең 1000 еллыгын бәйрәм итте.
2013 нче елның 7-17 нче июль көннәрендә Казанда Халыкара җәйге Универсиада булды.