ТАТАРСТАН - БӘЙСЕЗ РЕСПУБЛИКАМ,
БӘХЕТЛЕ МИН, СИНДӘ ТУГАНГА!
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ СИМВОЛЛАРЫ
Татарстан Республикасының дәүләт флагы
Татарстан Республикасы флагы турындагы карар 1991 елның 29 ноябрендә кабул ителде.
Флагның авторы, Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты - Хаҗиәхмәтов Тавил Гыйният улы.
Флагның төсләре түбәндәгеләрне аңлата:
- яшел төс - яшеллек, яшьлек төсе;
- ак төс - чисталык, сафлык, пөхтәлек төсе;
- кызыл төс - көч, яшәү һәм игелеклелек төсе.
Татарстан Республикасының дәүләт гербы
Татарстан Республикасы дәүләт гербының авторлары: Назыйм Ханзафаров (идеясе) һәм Риф Фәрхетдинов (башкаручы). Гербның үзәгендә - канатлы ак барс, ул барлык Татарстан халкын яклаучы, саклаучы символ.
Татарстан Республикасы гимнының авторлары - Рамазан Байтимеров (сүзләре) һәм Рөстәм Яхин (көе)
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!
Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живёт в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!
Филипп Пираев тәрҗемәсе
ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕ
Татарстаным җирендә
Урнашкан күп шәһәрләр.
Якташларымның күбесе
Шәһәрдә көн күрәләр.
Казан шәһәре бик зур
Миллион кеше сыйдыра.
Аның борынгы тарихы
Үзенә хөрмәт тудыра.
Гигант “камАЗ” башкаласы
Иң яшь шәһәр ул – Чаллы.
Халкының тоткан кыйбласы
Сайлаган юлы саллы.
Данлыклы сәгать заводы
Чистайда бит урнашкан.
Ике танышымның берсе
Чистай сәгате таккан.
Иң укымышлы кешеләр
Яшәгән шәһәр Минзәлә.
Укытучылар, табиблар
Нәкъ шунда әзерләнә.
Шәһәрләр белән танышып
Тарихларын белегез.
Я бер сәяхәткә чыгып
Барысын да күрегез!
Артур Хәбибуллин
БАШКАЛАБЫЗ - КАЗАН
КАЗАН
Татарстан башкаласы
Бик матур шәһәр Казан.
Заманында Тукай да бит
Шунда шигырьләр язган.
Казаннан фронтка киткән
Патриот-шагыйрь Җәлил.
Аның һәйкәле янында
Тын гына исәдер җил.
Казаныма һәр көн саен
Кунаклар килә - китә.
Бар кешене сокландыра,
Чакыра Сөембикә.
Һәр яңа көн иртә белән
Яңгырый анда азан.
Син, чыннан да, мәртәбәле,
Йолалы, динле Казан!
Күп милләтләр халкы синдә
Сыеныр урын тапкан.
Игелекле, изгелекле,
Эшлекле дә син, Казан.
Казан әле илем халкын
Тагын да сөендерер.
Киләчәге якты булыр,
Матурланыр, ямьләнер!
Айгөл Хәбибуллина
ТАТАРСТАН ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Кошлар сайрый тирәктә,
Сыгылып үсә таллары.
Кайда йөрсәм дә йөрәктә
Татарстан таңнары.
Гамил Афзал
Бу дөньяда мин бер ятим түгел,
Горурлыкка тулы хакым бар:
Тигезләргә мине тигез иткән
Республикам, туган халкым бар.
Нурмөхәммәт Хисамов
Азат та син,
Гүзәл дә син,
Әй туган җирем.
Күкрәп яшә, Татарстан,
Җөмһүриятем минем!
Нури Арсланов