МАСТЕР-КЛАСС (татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланыла торган кызыклы ысул һәм алымнар)
Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында семинарлар, мастер-класслар үткәрү, ачык дәресләр бирү сирәгәйде. Күбрәк интернет челтәре аша аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз.
Әлеге бүлекне Сезнең белән тәҗрибә уртаклашу, яңа алым-ысулларга өйрәнү максатыннан булдырдым. Үземнең эшемдә кулланган, кызыклы дип тапкан эш алымнарымны мин биредә урнаштырачакмын. Сездән дә тәкъдимнәр, кызыклы эш алымнары көтеп калам.
Бердәм булып, бергә булып, ярдәмләшеп эшлик!