11 нче сыйныфлар өчен (рус төркеме) татар теленнән кереш контроль эш.
Thu
05
Oct
2017
Кадерле хезмәттәшләрем!
Чын күңелдән һәммәгезне дә һөнәри бәйрәмебез - УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ белән тәбриклим! Авыр һәм мактаулы эшебездә сабырлык, уңышлар һәм тәрбияле укучылар, аңлаучы ата-аналар, теләктәш җитәкчелек юлдаш булсын.
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
Wed
27
Sep
2017
Мәгариф министрлыгы һәм "Салават күпере", "Сәхнә" журналлары редакциясе балалар һәм яшьләр театры фестивале оештыра. Фестивальдә катнашу өчен 25 нче октябрьгә кадәр saxna@mail.ru электрон әрҗәсенә гариза һәм видеофайлларны юлларга кирәк. Бәйге турында тулырак мәгълүмат БИРЕДӘ таба аласыз.
Fri
01
Sep
2017
Кадерле хезмәттәшләрем, сайт кунаклары!
Барыгызны да 1нче сентябрь - БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ белән тәбриклим.
Яңа уку елы яңа уңышлар, яңа ачышлар алып килсен. Авыр һәм мактаулы эшебездә безгә сабырлык, ә укучыларыбызга зирәклек һәм тел ачкычлары юлдаш булсын.
Fri
01
Sep
2017
Хөрмәтле сайт кунаклары!
Барыгызны да Корбан Гаете белән тәбриклим. Кылган эш-гамәлләребез саваплы булсын!
Иминлек, сихәт, бәрәкәт, иман ныклыгы юлдаш булсын барыбызга да!
Thu
25
May
2017
Кадерле хезмәттәшләрем, сайт кулланучылары!
Барыгызны да "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән тәбриклим.
Сизелми дә тагын бер уку елы үтеп китте, табышлар да, югалтулар да булды. Мин мөгаллим-мөгаллимәләргә авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык, ә иң мөһиме - сәламәтлек телим. Укучыларыбызга (9,11) барлык имтиханнарын уңышлы гына тапшырып тормышта үз юлларын табуларын, җәйге каникулларын файдалы һәм нәтиҗәле уздыруларын теләп калам.